Тыл ветераны Нигмәтҗәнова Минниса Тимербай кызы, 1927 нче елның 26 нчы ноябрендә Татар Икшермәсе авылында туган.
“Сугыш башлану авылдагы һәрбер йортны тетрәтте. Барлык сугышка яраклы ир-егетләр илебез өчен көрәшергә китеп бардылар. Тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Мондагы тормыш икенче фронтка әйләнде. Тормышны алып барырга кирәк: чәчелгән икмәкне җыеп алырга , игенен дә игәргә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә кирәк иде.Ул вакытта миңа 14 яшь иде. Минем кебек яшь кызлар сугышка киткән абыйларыбызны, әтиләребеәне алыштырып, амбарларда, фермаларда, басуларда көне-төне эшләп җиңүгә үзебезнең өлешебезне керттек.
Олаулары-олаулары белән икмәкне фронтка озаттык, ә үзебез алабутадан ипи пешердек, бәрәңге кәлҗемәсе ашадык. Атларны сугышка алдылар, алар беткәч, үгезләр җигеп җир тырмаладык, бәләкәй арбага үзләре җигелеп, симәнә ташыдыдык, урак урдык,билдән кар ерып урман кистек, фронтка өлешебез керсен дип, танк алырга дип акчалата өлеш тә керттек..
Бик авыр тормышта үстек, өскә киергә кием дә юк иде, яланаяк мәктәпкә йөри идек. Туйганчы ашарга да юк,кем нәрсә белән туклана ала иде.. Сугыш афәтле, күп еллар үтсә дә онытылмый.
Тылдагы хатын-кызларның һәм балаларның батырлыгы сугыш кырында туган батырлыкка тиң.
Сугыштан соң кохозны торгызуда эшләдем. Аннан соң умартачы булып эшләдем. 1983 нче елга кадәр ипи пешерүдә эшләп, пенсиягә чыктым. Бүгенге көндә улым Тәлгәт, киленем Фәнилә тәрбиясендә яшим. 3 оныгым, 3 оныкчыгым бар.
Сугыш бик күп хәсрәтләр, ачлык – ялангачлык алып килде. Тик безнең халыкны тырышлык, бердәмлек, Җиңүгә, киләчәккә өмет яшәтте.Мондый сугыш яңадан кабатланмасын, беркем дә кайгы –хәсрәт күрмәсен иде” , — дип сүзен тәмамлады ветеран.