Нуретдинова Бибиҗамал Нуретдин кызы Татарстан Республикасы Яңа Чүриле районы Арча кантоны Түбән Утар авылында 1927нче елның 27нче июлендә туа.Әтисе - Нуретдин, әнисе –Мәфтүха, гади авыл кешеләре. Гаиләдә җиде бала булалар. 7-8 яшьләрдә 1935нче елда башлангыч мәктәпкә укырга керә, 4елда аны тәмамлый. Гаилә ишле булгач, башка укырга туры килми. Балачагы авыр елларга туры килә, күп балалы гаиләдә кием –салым да, ашарга ризык та җитенкерәми. 1939-1940нчы еллардан “Победа” колхозына эшкә урнаша, башта әнисенә ияреп йөри, төрле эшләр башкара. Фермада эшли, ындыр табагында хезмәт куя, җәен бәрәңге һәм чөгендер басуында эшли. Кайда гына эшләсә дә, эшен җиренә җиткереп башкара, һәрчак алдынгылар сафында була. 1949нчы елдан лаеклы ялга чыкканчы 1978 нче елга кадәр Югары Утар балалар йортында санитар булып эшли. Ул елларда суны көянтәләп ташу, мичкә утынны үзең ярып ягасы була. Биналар бик иске бөтен җирдән җил өрә, җылылыкны саклавы авыр була. 1971нче елда биш бала анасына “Ана медале” бирелә. 2004нче елда “Хезмәт ветераны” исеме бирелә.2009нчы елда Бөек Ватан сугышының тыл ветераны исеме бирелә. Сугыш чорында күрсәткән хезмәтләре өчен Җиңүнең 30,40,50,60,65,70 еллыгы медальләре белән бүләкләнә. Хәзерге көндә улы гаиләсендә яши.