1927 нче елның 17 августында Әгерҗе авылында туа. 1936 нчы елда мәктәпкә укырга керә, башта Әгерҗе башлангыч мәктәбе, э аннан Туйкада белем ала. 5 класс тәмамлый. 1942 елдан 1944 елга кадәр колхозда эшли. Яшелчә бакчасы, Бөгелмә-Ютазыга ашлык ташый. Шулай ук Чаллыга ат белән йөреп эшли.
1944 нче елдан фронтка китә. Ул вакытта аңа бары тик 17 яшь была. Сталининград-Ростов шәһәрләре аша утеп көнбатыш украинаның Ровно шәһәренә килеп эләгә. Монда бандеровчылар белән көрәш алып баралар. Алар бик оста, хәйләкәрләр, төрле яктан килеп чыгарга мөмкиннәр дип сөйли иде бабай. Шулай ук аларны кулга төшерудә бик авыр була. Монда ул 1951 нче елга кадәр хезмәт итә. Шунда 3 айлык паспорт алып электромонтерлыкка укый, һәм шуннан аның паспортын 5 елга озынайталар. 1951 нче елның 16 маенда туган ягына әйлэнеп кайта. Солдат хезмәтеннән кайткач Азнакайга СУ-5 кә эшкә керә. 1954 нче елда Гатаулла кызы Миннеямал белән гаилә корып җибәрәләр, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. 1956 нчы елда Әгерҗе авылында эшкә урнаша. 1957 нче елда авылда яңа электр линиялары сузып, яңа баганалар утыртып өр-яңадан авылны электрлаштыру була. Авылда төрле эшләрдә эшли, 1987 нче елда пенсиягә чыга. Пенсиягә чыккач та 1993 нче елга кадәр хезмәтен дәвам итә.