Тыл ветераны Нуриева Фәхербанат Гасыйм кызы1928 елда туган.
- Сугыш башлануның нинди зур кайгы икәнен бик яхшы аңладым.Ир-егетләр сугышка китеп беткәч барлык авырлык тылда калган халыкка – картларга, хатын-кызларга, балаларга төште. Өендә кешесе булган яшь хатын-кызларны да кайсын сугышка, кайсын урман кисәргә, торф чыгарырга, окоп казырга алып киттеләр. Без, бала-чагалар, олылар белән бергә басуда да эшләдек, үгезләр белән җир дә сөрдек, тырмаладык, чәчтек, җыйдык. Җыйган бар икмәкне фронтка дип тапшырып бардык. Үзебез алабута, черегән бәрәңге, төрле үләннәр җыеп ашадык. Ачлыктан шешенеп үлүчеләр дә, ачлыкка түзә алмыйча теләсә нинди үләннәр ашап агуланып үлүчеләр дә күп булды. Өйләр бик салкын булды, урманнан кисеп алып кайткан чи утынны кабыза алмыйча бик азаплана идек. Чыра яктысында, ай яктысында сугышчыларга дип бияләйләр дә бәйләдек.Инде дөньялар тыныч булып сугышлар гына була күрмәсен,- дип тели-тели үзенең сугыш турындагы истәлекләрен яңартты Фәхербанат апа.