Бөек Ватан сугышы ветераны. 1929 нчы елда Байлар Сабасы авылында туа һәм Г.Закир урамында 28 нче йортта яши. Байлар Сабасы мәктәбендә 4 класс тәмамлый. 1941 – 1943 нче елларда колхзда төрле эшләрдә эшли. 1943- 1944 нче елларда колхозда бригадир ярдәмчесе, 1944 – 1945 нче елларда сельпо конторында хисап эшенә өйрәнә. 1945- 48 нче елларда Саба май заводында хисапчы, 1948-1952 нче елларда Сабаның сыра заводында хисапчы, 1952-1956 нчы елларда Саба сельпосында баш бухгалтер, 1956 – 1959 нчы елларда Чәйханәдә баш бухгалтер, 1959 – 1984 нче елларда Яшелчә киптерү заводында баш бухгалтер хезмәтен башкара.
1946 нчы елда Бөек Ватан сугышы елларында тырыш хезмәте өчен медаль белән бүләкләнә.
Нуриева Гәндәлиф Салих кызының ике кызы бар. Габдрахманова Илсияр Тәфкил кызы, 1958 нче елда туган. Нигъмәтҗанова Гөлсинә Тәфкил кызы 1960 нчы елда туган.
Нуриева Гәндәлиф Салих кызы хәзерге көндә дә исән –сау.Аңа 87 яшь. Гөлсинә исемле кызы тәрбиясендә.