Нуруллина Кәдрия Фәләхетдин кызы (1919 – 2007), Түбән Саурыш авылында дөньяга килә. 1936-1938 елларны Чистай фельдшер-акушерлар мәктәбен тәмамлап , Мамадыш үзәк шифаханәсе роддомында эшли. 1940-1945 елл. эвакогоспитальләрдә (№1671, 4642, 2945) медсестра булып эшли. 1946 елны “За победу над Германией”,”За доблестный труд” медалләре белән бүләкләнгән. 1945 – 1976 елларда Саба үзәк шифаханәсендә эшләп лаеклы ялга чыга. Нуруллиннар 1950 елда гаилә корып өч ул үстерәләр.