Пимуллина (Миронова) Зоя Никитична 1944 елның 16 августында әтисе Никита белән Анна гаиләсендә туа.Әтисе сугышның беренче көннәреннән үк сугышка алына. 1943 нче елда яраланып кире кайта. Гаиләләрендә 9 бала, ә Зоя тути 4 бала була. Ишле гаилә. Куп итеп мал асраганнар Гаиләне тукландырырга кирәк. “Әни белән чиләккә сөт тутырып, көянтә асып Бондюгка сөт сатырга бара идек. Капка саен шакылдаттык. Кемнәрдер ачу белән кычкыра, кемнәрдер ишек ачып сөтне сатып ала иде“ дип искә ала торган булган сабый чагын Зоя тути. Кул арасына керә башлагач, колхозда дуңгыз көтуе көткән. Дуңгыз фермасында эшләгән.
Бәхет эзләп Казахстанга китә. Колхозда эшче көчләр җитми. Качып чыгып киткәндәй китә. Паспортын бирми азаплыйлар. Чыннанда, бәхет эзләгән күрәсең. Шунда Совет Армиясе сафларында медбрат булып хезмәт итүче Азнакай егете Юсуп белән таныша. Казахстанда Семипалатински шәһәрендә кызлары Валя туа. Ләкин халык арасында “Кытай сугыш башлый икән“ дигән имеш-мимешләрне ишетеп, алар гаиләсе белән Сәйтәк авылына кайталар. Гомер буе авылда яшиләр. Тормыш иптәше 52 яшендә үлеп китә. Мөгаен, Казахстан далалрының радиациясы нәтиҗәсе булгандыр. Ә Зоя апа гомер буе сыер савучы булып эшли. Мактау тактасында фотосүрәте күп еллар эленеп тора. Балаларының кадер-хөрмәтен тоеп, күреп, инде безнең арабыздан китте.