АЛЕКСАНДР ПОПОВны 1943 елда Мәскәүне сакларга алалар.
Аңа ул вакытта унҗиде яшь тулган гына була. Зенит полкында пулеметчы вазифаларын үти. Стратегик билгеләнештәге Истра сусаклагычында хезмәт итә.
– Немецлар истра елгасына килеп җиттеләр, Мәсәкүне суга батырырга теләделәр, ләкин булдыра алмадылар, – дип сөйли Александр Иванович. – Дошман самолетлары очканда куркыныч, ул вакытта чынбарлыкның мәхшәр икәнен аңлыйсың.
Якташыбыз хезмәттә сугыштан соң да биш ел була, ике тапкыр – 1496 елның маенда һәм ноябрендә Мәскәүдә парадта катнаша.
А.Попов: «Сугышта куркыныч идеме? Әлбәттә. Ләкин боерык боерык булып калды. Аны үтәргә кирәк иде. Хәзерге буын яшьләренең дә кыю һәм намуслы булуын телим».