Рахимов Ризатдин Имаметдинович
Ризатдин абый Иске Әнжерә авылында 1923 елда туган.
Бала чагында тимер-томыр белән кызыксына. Үзе самокат ясап, эшкә шуның белән йөргән. Үз гомере буена механизатор булып эшләгән. 17 яшендә, 1942 елның 27 мартында, повестка килә һәм ул армиягә китә. Башта Казанга алып баралар, аннан Ерак Көнчыгышка озаталар. Чик буенда сакта торалар. 1944 елда Япониягә керәләр. Анда Мохдин тимер юл станциясендә торганнар. 1945 елда Япония сугыш башлый.
Ризатдин абый 1947 елгача хезмәт итә. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен «За отвагу» медале, «Победа над Японией» медале белән бүләкләнә.
“Ул шундый кеше - башлаган эшен төгәлләмичә ашарга да кайтмый”,- дип сөйлиләр аның турында. Гомерен иген игүгә багышлаган Ризатдин ага, кыр эшләре барган көннәрдә дә өйдә кул кушырып утыра алмый, киңәшләре белән булса да кырда эшләүчеләргә ярдәм итә.