Рахматуллина Гөлмәдинә Мөбарәк кызы Саба районы Сүлә (Өчиле) авылында 1931 елның 5 гыйнварында туа.Гөлмәдинә апа гади колзозчылар гаиләсендә туа. Гаиләләрендә 8 бала үсәләр. Әти-әниләре көне буе эштә булганга, балалар бер- берсен карашып, ярдәмләшеп торалар.
Гөлмәдинә апа башлангыч сыйныфларны укып бетергәч, 5 нче сыйныфка укырга китә. Тик аңа укырга насыйп булмый. Гөлмәдинә апаны колхозга ат карарга билгелиләр. Шул вакыттан бирле 12 ел ул атлар карый. Аларны ашата да, абзарларын да җыештыра. Гөлмәдинә апа бик тырыш, пөхтә, бар эшен дә җиренә җиткереп эшли. Эшендә гел алдынгы була.
Гөлмәдинә апа шушы авыл егетенә кияүгә чыга. 4 бала табып үстерәләр. Колхозда бозаулар карый. Бик авыр эшләр башкара. Урман кисәргә дә йөртәләр. Колхозда эшләп пенсиягә чыга . Хәзер балалары барсы да үз тормышлары белән көн итәләр. Әниләренә һәрчак булышып ярдәмләшеп яшиләр.