Рамазанова Хаерниса Нигматзяновна 1930 нчы елның 20 нче гыйнварында Кукмара районы Вахит авылында туа. Сугыш вакытында күпме җәфа чигеп, ачлыкта үсәләр. Яшьтән үк авыр эшләр башкарып, салкын кышларда ипи сатып алыр өчен Шәмәрдәнгә, Кукмарага хәтле җәяү барган чаклары була. Әле бала гына булуына карамастан, ул әнисе белән урак тотып печән җыярга, колхозда чана белән тирес түгәргә, кул белән бәрәңге казырга йөреп үскән минем әбием.
" Тормыш беркайчанда сугыш күрсәтмәсен " - ди ул. Чыннан да, дөньяның һәр почмагында тынычлык һәм дуслык кына булсын иде!