Сугыш ветераны – Ольга Рамазанованың истәлекләре (Иске-Юмья).
...Яу кырына иң элек олы абыйсы Афанасий киткән. Озак та үтми, авылга беренче кара кәгазь - аның батырларча һәлак булуы турында хәбәр килә. Газиз кешесе өчен елап күз яшьләре түккән чагында кыз үзе дә Кукмара хәрби комиссариатына чакыру ала. 1942 елның салкын декабре була бу. Әтисе аны, ат җигеп, унике чакрымдагы комиссариатка илтә чыга. Беренче бөтендөнья сугышында катнашып, үзе шул мәхшәрне күргән ата бите буйлап тәгәрәгән кайнар яшьләрен сөрткәләп ала. Урманнарда җиләкләр, чәчәкләр җыеп йөргән иптәш кызлары белән җырлап- сөенеп эшләгән кызын ут эченә озатуына ышана алмый ул.
-Товар вагоннарына утыртып, безне Мәскәүгә җибәрделәр. Арабызда төрле милләт кызлары булганлыктан (мин үзем удмурт), юньләп аралаша алмадык, үзәкләргә үтә торган әче җилдә бер-беребезгә сыенып, күзгә-күз карашып бардык,-ди Ольга әби.
Мәскәүдә аларны Морзе әлифбасына өйрәтәләр, фронтка радистлар итеп озатачаклар, дигән сүзләр йөри. Әмма берзаман казарма буйлап хәбәр яңгырый: “Кызлар, без Ленинградка китәбез!”
Камалышта калган бу шәһәрдә халыкның ачлыктан кырылуы турында ишетеп белгәнлектән, кызларны курку баса: үлекләрне җирләргә җибәрмәгәйләре, диләр. Моңарчы үлем белән күзгә-күз очрашканмыни алар?
Шулай итеп, 1943 елның кышы җитә. Алда- Ленинградка азык-төлек, кораллар, ягулык материаллары илтү өчен Ладога күле буйлап салынган “Тормыш юлы”. Ап-ак кар көртләре белән капланган иксез-чиксез киңлек... Өсләренә юка гына шинель кигән, аркаларына юл капчыклары, винтовкалар аскан кызлар шәһәргә кадәр алтмыш чакрым бозлы юлны җәяүләп үтәләр. Кышкы зәһәр җил, меңләгән энәләр кебек чәнчеп, тәннәренә үтеп керә, йөзләре боз белән каплана, аяклары тыңламый башлый. Әмма атларга кирәк, туктарга ярамый...
Ольга Киров исемендәге хәрби заводны дошман самолетлары һөҗүменнән сакларга билгеләнә. Бомбалар төягән самолетларга каршылык тудыру өчен һавага аэростатлар күтәрелә, Ольга иптәшләре белән аларга газ тутыру өчен җаваплы була. Шулай итеп, моңарчы самолетны да, аэростатны да күргәне булмаган гади авыл кызы һава һөҗүменнән саклану гаскәрләре сугышчысына әверелә дә куя.
Халыкның рухын сындыру өчен, шәһәрне артиллерия утына һәм бомбага тотудан тыш, дошман ниләр генә кыланмый. Кайчагында, төн пәрдәсен ярып, гадәти булмаган коточкыч гүләү-гөрселдәү тавышлары ишетелә: немец очучылары самолетлардан тимер мичкәләр һәм калайлар ыргыталар. Куркуларын җиңү һәм ничек тә бераз җылыну өчен кызларга бер урында өчәүләп-дүртәүләп сыенышып йокларга туры килә. Ә йокы дигәнең бик аз эләгә аларга. Ничек арыганнарын үзләре генә беләләр.
Алар яшәгән казармага ленинградлы хатын-кызлар килгәли. Сез безгә җиңүгә ышаныч бирәсез, диләр. Өч ел буе чолганышта яшәп, алар шулкадәр йончыган була ки, хәтта ничә яшьтә икәннәрен дә белеп булмый. Балалары елый, хәлсезлектән атлап йөри дә алмыйлар. “Бу хәлгә тыныч кына карый алмый идек, әлбәттә. Безгә көнлек паек күбрәк- 300әр грамм икмәк бирелгәнлектән, үзебездән һәрчак өлеш чыгардык. Минем икмәк сыныгым кемнеңдер гомерен коткарып кала алыр, дип сөенә идем”,- Ольга әбинең бу сүзләре аның никадәр мәрхәмәтле булуы турында сөйли. Мондый гамәл батырлыкка тиң булган, ләбаса!
Ниһаять, совет сугышчыларының чиктән тыш батырлыгы нәтиҗәсендә 1944 елның 27 гыйнварында камалыш тулысынча өзелеп, шәһәр азат ителә.
-Мин бу хакта постта торганда ишеттем. Бу барчабыз өчен шундый зур бәхет иде дип әйтү аз булыр кебек. Гомумән, безнең ул чактагы халәтне аңлатып бирердәй сүзләр табу мөмкин түгел. Барыбыз да шатлыктан еладык. Тиздән дошманны тулысынча җиңүебездә шигебез юк иде”,- диде Ольга әби.
Бөек Җиңүгә кадәр шактый ерак була әле. Ольганы иптәш кызлары белән урман кисәргә җибәрәләр. Агач егуда да, вагоннарга төяп озатуда да кызлар норманы күпкә арттырып үтиләр.
“Хәрби хезмәтләре өчен”, “Ленинградны саклаган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән кыз, бары тик 1945 елның җәендә генә демобилизацияләнеп, туган авылына әйләнеп кайта. Элеккечә колхозда эшләвен дәвам итә. Күрше егете- батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән офицер Николай Рамазанов белән гаилә кора. Шулай итеп, сугыш газапларын күргән ике яшь йөрәк кавыша. Аларның биш уллары, ике кызлары туа. Әти-әниләренә охшап, акыллы, тәртипле, максатчан булып үсәләр.