1942 нче ел. Фронтта да, тылда да тәмуг газаплары кичерелә. Военкомат дигәннәре ир-егетләрне “чүпли” тора. Менә 18 яшьлек Габдуллага да чират җитә. Ул елларда 7 класс белемле Габдулла Рәхимов яраткан счетовод вазифасын, әнисен, туганнарын калдырып фронтка китә. Башта аларны Горький өлкәсенең Выска шәһәрендәге артиллерия частендә орудие командирлыгына өч ай чамасы укыталар. Авыл малае гаубица дигән коралны тиз өйрәнә, үзен төз атучы мәргән итеп таныта.Габдуллаларның часте Башкомандующийның резервы составында була. Аларны кайда хәл авыр – шунда ташлыйлар. Шуңа күрә Габдуллага җир өстеннән тимер ташкындай ябырылган фашист аҗдаһа-танклары, күктән бомбага тоткан карчыга кебек самолетлар белән әледән-әле очрашып торырга туры килә.Габдулла узенең часте белән Курск, Орел, Белгород, Харьков, Сумы, Гадяч шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Авыр орудиясе белән Днепр елгасын кичеп Украина башкаласын Киевтан соң Бердичев, Белая Церковь шәһәрләрен дошманнан чистарта.Ә менә Корсунь-Шевченковск юнәлешендәге бәрелешләр аның йөрәгеннән мәңге чыкмый. Чөнки аның яралары бүген дә әрнетә. 1944 нче елның 4 нче феврале була бу. Сержант Рәхимов Корсунь-Шевченковск районының Резино дигән авылы янындагы канкойгыч бәрелештә каты яралана. Киевтагы госпитальда дәваланганнан соң, аны тагын фронтка озаталар. Яраланулар тагын була. Әмма ул һаман сафта кала.Бөек Җиңү көнен Габдулла Рәхимов Чехославакия чигендә каршылый. 1946 нчы елда Германиядән, яраланган сугышчы буларак, демобилизацияләнә. Яшисе гомере, ашыйсы ризыгы, эчәсе суы булгангадыр инде, Габдулла Рәхимулла улы туган ягына әйләнеп кайта.