1930 елның 1 декабрендә Тенеки авылында эшче гаиләсендә туган. 4 класс белемле. Колхозда эшләгән, агач кискән, көлтә бәйләгән, юл эшләрендә эшләгән. Соңгы елларда май заводында эшләп, лаеклы ялга чыккан. Тыл ветераны. 1995 елда “1941-45 еллардагы батыр хезмәте өчен”, Бөек Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Хәзерге вакытта Тенеки авылында яши.