Әхәт Хәлиулла улы Сабиров 18нче апрельнең 1928нче елында Татарстанның Әлки районы Татар Бурнае авылында ишле гаиләдә дөньяга килә. Ул үз туган авылында башлангыч белем ала. Ләкин аның балачак еллары дәһшәтле сугыш елларына туры килә.Әхәт абыйның сузләренә караганда, ул чор балаларының иң зур хыялы туйганчы бер ашау була. Сугыш башланганда Әхәт абыйга 13 яшь тулган булса, энесенә – бары тик 7. “Безнең ашарга яраклы ризык иске черек бәрәңгедән пешерелгән коймак. Шулай ук ачка үлмәс өчен урман тутырык җиләк һәм гөмбә. Шуңа һэрбер бала башта яз, аннан җэй килгэнен көтә. Беренче чыккан кычытканнардан башлап соңгы ашарга яраклы һәрбер үлән – безнең көндәлек ризыгыбыз иде. Безнең гаиләбез сыер тотуы белән бәхетле иде. Шул мал безне ачлыктан саклап та калды. Кыр эшләре башлангач безгә ат тоттыралар иде. Без бөтен көчебезне арыш, бодай, борчак устерергә куя идек. Колхоз маллары да безнең өстә иде. Уйлап карагыз әле: без бит әле япь-яшь малай-шалайлар идек. Безнең дэ елгада йөзәсе, футбол уйныйсы килә иде. Ләкин бу яшь малайлар хыялы булып күңелгә кереп калды. Көнне төнгә ялгап эшләү – безнең төп максат иде. Нәрсә генә эшләнсә дә, барысы да фронт өчен иде. Шунысы истә, көз көне бер хезмәт көне өчен 100-200 грамм ашлык бирәләр иде. Бөтен авыл ачлык кичерә, ләкин беркем дә үз куллары белән үстергән уңышка кагылмый. Минем олы абыем сугышта иде. Аның кулы яралана һәм кулның бер өлешен кисәләр дә, кире туган ягына кайтарып җибәрәләр. Ләкин ул авылдагы ачлыкка түзә алмады һәм яралы булуына карамастан, военкоматка үзен кире фронтка алуларын сорап мөрәҗәгать итте. Аңа фронтовик буларак 12 килограмм солы бирделәр. Ул аны үз чиратында безгә биреп калдырып, үзе фронтка китте. Минемчә, ачлык сынавын үтү сугыш кырындагы үлемнән дә куркынычрак. Аллага шөкер, безнең әти дә, абыйлар да сугыштан исән кайттылар. Минем өчен иң бәхетле көн – Җиңү Көне. Бу көнне авылның олысы да, кечесе дә бик көтеп һәм зурлап каршы алды. Сугыш беткәндә миңа 17 яшь тулды. Кемеров өлкәсе Прокопьевск шәһәренең бер фабрика - завод училищесына укырга кердем. Анда мин 6 ай дәвамында шахтёр һөнәренә укыдым. 1952нче елга кадәр җир астында электрик – люкогрузчик булып эшләдем. 21 яшемдә мин туган Татарстаныма кайттым” дип сөйли Әхәт абый.
1956 нчы елда Әхәт абый Саба районы Райпланында экономист булып эшли.1957нчы елда уз телэге белән китә, Караганда шәһәрендәге 121нче номерлы шахтага эшкә керә. 1958нче елда Саба яшелчә киптеру заводында эшли. 1968 нче елда Саба “Селхозтехника”сында хезмәт итә. 1981нче елдан лаеклы ялга чыкканчы “Центргаз” Саба слесарь бригадасында эшли. Аны Җиңүнең 60 һәм 65 еллыклары уңаеннан Юбилей Медальләре белән бүләклиләр.