Сабиров Вазыйх Сабир улы
Сабиров Вазыйх Сабир улы 1919 елда Аксубай районы Яңа Димкә авылында туа.Урта мәктәпне тәмамлагач, 1938 елда Казан медицина институтына укырга керә. 1941 елның июнендә ватанны фашист илбасарларыннан сакларга китә. Совет Армиясенең медицина частьларында 1946 елга кадәр хезмәт итә. II дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары һәм күпсанлы медальләр ала. Сугыштан соң Вазыйх укуын дәвам итә.
1959 елда Алабуга районының баш табибы булып эшли башлый. 1975 елның 1 августында аның гомере кинәт өзелә.
Материал автор Д. Каюмованың “Халык хәтерендә мәңгегә” китабы буенча әзерләнде.