Сабирова Мамзума Әхмәтҗан кызы 1931 нче елның 28 нче июнендә Саба районы Олы Нырты авылында дөньяга килгән. 1938 нче елда беренче класска укырга керә. Алар гаиләдә 7 бала булганнар. Бөек Ватан сугышы башлангач, абыйсын сугышка алалар. Әтиләре үлеп китә, апаларын төрле авыр эшләргә җибәрәләр. Йортта әнисе, бер апасы белән калалар.Олы Нырты җидееллык мәктәбен тәмамлагач, 1945 нче елда сарык фермасында эшли башлый. Бала чагы сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы иң авыр чорларга туры килә. Мамзума апаны да читләтеп узмый бу авыр хезмәтле еллар.Үгез җигеп Шәмәрдәнгә икмәк илтү, басу - кыр эшләрендә дә көченнән килгән кадәр ярдәм итә ул. 1953 нче елда Олы Кибәче авылыннан басу сукаларга дизель тракторларын алып баралар. Бу тракторның берсендә Сабиров Хамис абый да эшли. Бер-берсен ошаткан яшьләр Олы Кибәче авылында тормыш корып яши башлыйлар. 37ел бергә гомер кичерәләр. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Мамзума апа 1975 -1981 нче елларда дунгызчылык фермасында оператор булып эшли. Гомер юлларын хезмәт белән үткәрәләр. Лаеклы ялга чыкканчы, “Кибәче”совхозында төрле хезмәтләр башкаралар.
Мамзума апаның фотосурәте дуңгызчылык фермасында оператор булып эшләгәндә Почёт тактасында тора. Тырыш хезмәтләре өчен аны хөкүмәтебез медаль, Мактау Грамоталары белән бүләкләгән.
Мамзума әби хәзерге вакытта Олы Кибәче авылында улы Газинур тәрбиясендә яши.