Мәрфуга апа 1927 нче елның 1 нче апрелендә Төбәк авылында Камалетдин белән Фәйрүзә гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Сугыш башланганда, аңа бары 14 яшь була. Гаиләдә 6 бала тәрбияләнәләр. Олы абыйлары сугышка китә һәм яу кырында ятып кала.
Гаиләдә өлкән бала булып калган Мәрфуга апага бер эштән дә читтә калырга туры килми. Көчләре җитмәсә дә урман кисүдә, колхозның төрле эшләренә йөрергә, чөгендер, бәрәңге алуда катнашырга туры килә.
1948 нче елның 24 нче июнендә Сабир бабай улы Шәйхелислам белән тормыш коралар. Сабир бабайлар йортына унберенче кеше буларак килен булып төшә. 6 балага гомер бүләк итәләр. Гаиләдә мал - туар асрап яшиләр. Эш сөючән бу гаилә тату гомер кичерә.
Ире Шәйхелислам озак еллар ферма мөдире, 1965 нчы елдан “Арташ” совхозында идарәче, юл идарәсендә бригадир булып эшли. Мәрфуга апаны авыл халкы иренә тугры, кайгыртучан хатын, балаларына үрнәк әни буларак хөрмәт итә.
Мәрфуга апа бүгенге көндә Төбәк авылында олы улы Тимершәех белән килене Рита тәрбиясендә гомер итә.