Сабирова (Шәймәрдәнова) Сәлимә Шәймәрдән кызы Саба районы Сатыш авылында ишле,әмма хәлле гаиләдә туган.Ул кечкенәдән укуга омтылышлы, хезмәт сөючән бала булып үсә.Олы абыйсына карап, үзлектән тегү тегәргә өйрәнә.Ул һөнәр аңа киләчәктә зур этәргеч була. Ире Сабиров Хәсән фронтка киткәч, олы улы Илдар белән Кече Кибәче авылында яшәп кала. Авыр чор булуга карамастан, ул, курыкмыйча, төрле эшкә алына. Аны 1943-44 нче елларда Олы Нырты авыл Советына рәис итеп сайлап куялар. Ире Хәсән фронттан каты яраланып кайта. Кече Кибәче авылында тормышларын дәвам итеп, кызлары Зөбәрҗәт, уллары Мидхәт, Расих дөньяга килә. Алар балаларын үзләре кебек үк бик тырыш,хезмәт сөючән,яңалыкка омтылучан итеп тәрбиялиләр.
1960 нчы елларда халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары (КБО) барлыкка килгәч, Сәлимә апаны Икшермә,соңыннан Кече Кибәче тегү пунктларына мөдир итеп билгелиләр. Лаеклы ялга чыкканчы, ул шунда эшли. Бу эшендә ул халыкка игелекле хезмәт күрсәтеп,зур абруйга ирешә.Аның бер абыйсы Казан шәһәрендә данлыклы мех әйберләре кисүче була, икенче абыйсы Шәймәрдәнов Галимҗан Казанның “Пишмаш”,соңрак ЭВМ заводында эшләп, берничә мәртәбә Татарстан АССР Югары Советы депутаты була,соңыннан Социалистик Хезмәт Герое һәм Ленин ордены белән бүләкләнә.
Сәлимә Шәймәрдән кызы Саба районы Лесхоз бистәсендә җирләнгән.