Сабитов Салих 1924 елның 24 февралендә Кукмара районы Ятмас –Дусай авылында , гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән.
Ул Ятмас-Дусай мәктәбенең җидееллык сыйныфында белем ала. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда эшли. Авырлыкны күргән Салих бервакытта да зарланмый.
Үзенең эш юлын 1950 елда башлый.1951 -1954 елларда армия сафларында хезмәт итә.
1955 елга кадәр Поляна шәһәренең төзелеш комбинатында эшли(ТЭЦ).
1955 елдан үзенең эш юлын Шәмәрдән леспромхозында урнашкан урнашкан “Татлес” трестында дәвам итә. Ә 1957 елдан Саба лесхозында эшли башлый.1980 елда лаеклы ялга чыга.
Сабитов Салих Сабит улы тырыш хезмәтләре өчен “Бөек Җиңүгә 50 ел”, “Бөек Җиңүгә 55 ел”, “Бөек Җиңүгә 60 ел”, ”Хезмәт ветраны” медале , 1941-1945 елларда күрсәткән тырышлыгы өчен медаль һәм “Социалистик ярыш җиңүчесе” таныклыгы белән бүләкләнгән.
Салих Сабитовның бүгенгесе көндә биш баласы: Гөлбизә,Нурия,Суфия, Резидә,Сәлимҗан үз тормышлары белән матур тормыш белән яшиләр.
2005 елның 21 сентябрендә каты авырудан соң вафат була. Лесхоз бистәсендәге иске зиратка күмелгән.