Садыков Анас Миссалим улы 1935 нче елның 22 нче мартында Лаеш районы Хәерби авылында дөньяга килә.
Әтисе Садыков Миссалим сугышта үлеп калган. Аны озата барганын әле дә хәтерли Әнәс абый. Стройга тезгәч, әти, дип кычкырдым. Ә аннары солдатлардан куркып кирегә йөгердем.”,- дип искә ала ул елларны.
Әнисе Садыкова Җәмилә исемле булган. Миссалим абый белән Җәмилә апаның 4 балалары булган: Маһирә, Хабул, Әнәс, Сания. Әнәс абый 7 класс укыган, аннары фермада әшләгән. Аны 3 елга армия сафларына җибәргәннәр. Армиядән кайткач та фермада эшләгән ул. 1991 нче елда 41 ел стаж белән лаеклы ялга чыккан. “Әле тагын эшли ала идем, ләкин астма белән эшли алмадым, группа бирделәр”,- дип уфтана Әнәс абый.
1957 нче елда авылдашы Сабира апага өйләнгән. Алар 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. “Ризәлә, Лилия кызларымның үз гаиләләре, эшләре бар. Рәмис һәм Рәфис улларым гына бу дөньяда юк”, - дип сүзен дәвам итте ул. Рәфисен бик тә сагына Әнәс абый. Хәзерге көндә аның 5 оныгы бар.
Авылыбызның мәчетендә мулла да булып торды Әнәс абый. “Хәзер бик нык картайдык. Яшьрәкләр көчлерәк”,- ди ул.