1926 елда Саба районы Көек авылында туган. Әтисе Тимершаех 1942 елда сугышка китә һәм 1943 елда Смоленск өчен сугышканда үлеп кала. Семьяда 5 бала 2 малай 3 кыз үсәләр. Бугенге көндә Рәйсә исемле апасы гына исән. Балалары юк. Тормыш иптәше Хәбибрахман да Бөек Ватан сугышында булган 1994 нче елда үлгән. Әтисе сугыш башланганчы фермада көтү көткән. Сугышка киткәч энесе һәм Мәрфуга апаны көтү көтәргә куялар. 4 класс белем алган. Көтү вакыты беткәч колхозда төрле эшләр эшләгән. 18 яше тулуга урман кисәргә җибәрәләр. Аннан бушаган араларда вагон төяргә җибәргәннәр. Ике Басу Арташ авылыннан арба тартып ашлык ташыганнар. 1948 елда язылып Пермьобластенә бер ел сторйка эшенә китә. Аннан соң торф чыгару эшенә җибәрәләр. Аннан кайткач тагын 5 елга Пермь ягына стройкада эшләргә китә. 56-58 елларда Свердловскийда тимер юлда эшләгән. 58 нче елда Сабага кайтып Сушзаводка эшкә урнаша. 59 елда Саба туклану җәмгыятенә пешекче булып урнаша. 1962 елда Казан коператив техникумында 3 айлык курсларда повар булу өчен белем ала. 1965 елда Арча Райпотребсоюзда 3 айлык курсларда кондитер белеме ала. 22 ел шушында башта пешекче аннары кондитер булып эшли. Мәрфуга апаның хезмәт алдынгысы булган өчен мактау грамоталары бик күп. Шулай ук Бөек Җиңүнең 30, 50, 60, 65, 70, еллыгы уңаеннан медаль белән бүләкләнгән. “Хезмәт ветераны” медале бар.