Садыкова Сабира Зариф кызы 1936 нчы елның 14 нче июлендә Лаеш районы Хәерби авылында дөньяга килә.
Әтисе Зариф исемле булган. Әтисен сугышка алганнар аның, ләкин ул исән кайтмаган. Гаилә өчен авыр еллар башланган.
Әнисе Мәсрүрә исемле булган. Зариф абый белән аларның 7 балалары булган: Әминә, Габдулла, Сәлимә, Гарифулла, Сабира, Сәйдә, Мәдинә. 12 яшендә Габдулла исемле абыйсын эшкә алып киткәннәр һәм ул шул якларда төпләнеп калган.
Сабира апа мәктәптә 7 классны укыган. Мәктәпне тәмамлагач огородка эшкә кергән. Ул елларны алар кәбестә, кыяр, помидор, суган үстергәннәр. Һәр эш тә кул көче белән башкарылган. Парник буена ат белән су китергәннәр, ә эшчеләр шуннан чиләк белән ташып су китергәннәр. Фермадан тирес ташып таратканнар. 5 ел Сокуры авылында “Наука”да да эшләгән ул. 8 ел стаж белән лаеклы ялга чыккан.
1958 нче елда авылдашы Әнәс абыйга кияүгә чыккан. Аларның 4 балалары, 5 оныклары бар. Ризәлә, Лилия кызларының үз гаиләләре, эшләре. Алар гел әти –әниләренә булышып яшиләр. Рәфис һәм Рәмис уллары гына үлгән. Сабира апа аларны искә алганда, аның күзләренә яшь тула.