1927 елның 1 нче октябрендә Теләче районы Сауш авылында Садыйк белән Бибисара гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга аваз сала.
Гаиләдә 4бала-Нури, Габделәхәт, Хәтирә, Тәкмилә.
Әтиләре Садыйк та, әниләре Бибисара да колхозда хезмәт итәләр. Сугыш башлану хәбәрен бик авыр кабул итәләр. Чөнки Садыйк та, Нури да, Габделәхәт тә сугышка яраклы, димәк, сугышка алыначак. Шулай була да. Әтиләре Садыйк абый беренче һәм икенче бөтендөнья сугышында катнаша. Абыйлары Нури да, Габделәхәт тә сугышның беренче көннәреннән сугышка алынып, 1946 нчы елда гына исән-сау әйләнеп кайталар. Сугыш еллары авырлыгын әле хәзер дә ачынып сөйли Тәкмилә апа”. Иң читене тамак туйдыру иде, эшенә дә түзәсең, ләкин тамак ачып йөдәтү бик авыр”. Бөтен эшне башкара алар: зурлар белән беррәттән урак та ура, печән дә көлтәли, кышка утын да әзерли.
1943 нче елда апасы Хәтирәне окоп казырга, урман кисәргә җибәрәләр. Өйдә әнисе белән икесе генә калалар. Әнисе кыз баланың шушы авыр хезмәткә алынуын бигрәк авыр кичерә. Хәтирә апасы әлеге эшләрдән исән-сау әйләнеп кайтса да, авыр хезмәт, кышкы салкыннар үзенекен итә 40 яшен дә тутырмыйча үлеп китә.
Тәкмилә Садыковна 1945 нче елның сентябрь аенда Югары Шытсу мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгеләнә. Биредә ул 2 ел укыта. 1947 елда Арташ мәктәбендә эшли. 1948 нче елдан Сатыш җидееллык мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп күчерелә һәм пенсиягә чыкканчы шушы мәктәптә башлангыч сыйныфлар укыта. Эшләү чорында күп тапкырлар район мәгариф бүлеге нең мактау грамоталары белән бүләкләнә.
1952 елда Әхмәтшин Ибраһим белән тормыш корып җибәрәләр. 3бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенгесе көндә кече улы Ирек килене Рузалия тәрбиясендә бәхетле гөмер кичерә. “Булганына шөкер ана итәм, элеккеге тормыш белән чагыштырам да, оҗмах шушыдыр инде ул дип уйлыйм. Яшьләргә шатланып яшәргә кирәк, бөтен уңайлыклар бар бит, нәрсә кисәк, нәрсә ашасак, нәрсә алсак бар да бар,” – дип тормышка, балаларына рәхмәт әйтеп яши Тәкмилә апа..