“Без хәтерлибез! Искә алабыз! Горурланабыз” акциясе дәвам итә
Садыйк Гариф улы Гарифуллин Югары Мәлем авылында 1892 елда дөньяга килә. 1919-1920 нче елларда гражданнар сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1942 елда сугышка алына. 18нче Гатчина дивизиясендә 504нче җиңел артиллерия полкының 6 нче артиллерия бригадысында хезмәт итә. Садыйк Гарифуллин - өченче дәрәҗә Дан ордены кавалеры, “Ленинград оборонасы өчен” медале белән бүләкләнә.