Тыл ветераны Саетгараева Миннегөл Гиният кызы, 1929 нче елның 25 нче январенда Аккүл Бигәнәй авылында туган.
“Сугыш башланган вакытта миңа 12 яшь иде. 1941 елны эшләп чыктык, эш булгач, була. Тормыш та сугыш башлану белән авырайды, бөтен әйберне хөкүмәткә бирдек.
12 яшь кенә булсада, мин дә әни кебек эшләргә тырыштым. Урман да кистем, Шәмәрдәнгә арба тартып орлыклар да ташыдым. Урман кисеп, агачларны вагоннарга төядек. Атлар карадым, ат көтүе көттем, атларны су эчерергә йөрттем. Укуны да онытмадым Бигәнәй мәктәбендә 4 сыйныф укып чыктым.
Сугышнын бетүе турында укытучымнан белдем. Укытучы апаның: «Сугыш бетте балалар, Аллага шөкер»-дип әйтүе әле дә истә. Сугыштан соң да эшләр кимемәде.Тир түгеп амбарда эшләдем, атларга сука тартып йөрергә булыштым.
Хәзерге балаларга теләгем шул: сугыш вакытларын гомердә дә күрсәтә күрмәсен, бәхетле булсыннар. Тыныч тормыш кына булсын!”-дип сөйләде Миннегөл апа.
Сугыштан соң совхозда төрле эшләрдә эшләп пенсиягә чыга. Бүген, Татар Икшермәсендә, улы Ринат һәм килене Нурания тәрбиясендә гомер итә.