Сафин Әхмәт Галим улы 1924 елда Казан губернасының Спас өязе Ташбилге авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1942 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. Казан елга техникумында укый (1939-41). «Югары Актай» колхозында эшли (1941-42). Армиядә хезмәт итә (1942). II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Хәрби хезмәтләре өчен», «Кавказны саклаган өчен», «Кенисбергны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Фидакарь хезмәт өчен»медальләре белән бүләкләнгән. 1995 елда вафат.
