Иске Рәҗәп авылыннан Сафа һәм Гөлсем Сафиннарның Бөек Ватан сугышы елларында фронтка берьюлы өрлектәй алты улларын озатуны сирәк очрый торган хәл, дип әйтергә була. Ибраһим, Шәйдулла, Габбаз, Әхтәм төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алсалар да, туган якларына кайту бәхетенә ирешә. Ә менә Хәсән белән Габдуллаҗан хәбәрсез югалган.
Сафиннарның барлык балалары да Ватанны кыю саклаган, тик аларның сугышчан юлы турында мәгълүматлар бик аз. Алты егетнең берсе, Әхтәм турында Интернет челтәрендәге “Халык батырлыгы” электрон мәгълүматлар банкында аның хөкүмәт бүләкләренә тәкъдим ителүенә кагылышлы булган кайбер документлар табылды.
Әхтәмне армиягә 1939 елның 23 февралендә Кузнечиха районы комиссариатыннан алалар. Хәрби хезмәтне Берлинда тәмамлармын, дип уена да китермәгән булгандыр әле ул. Әмма фашистларның оясына барып җиткәнчегә кадәр, аңа озын фронт юллары аша үтәргә туры килә.
Документларга караганда, ул үзенең беренче бүләге – “Батырлык өчен” медаленә 1944 елның 17 сентябрендә лаек була. 269нчы гвардияче армиянең зенит-артиллерия полкы командиры приказында болай диелгән: “СССР Югары Советы Президиумы исеменнән зенитка-пушка ротасы төзәүчесе, гвардия ефрейторы Сафин Әхтәм Сафа улы дошман самолетын бәреп төшергәне өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә”.
1945 елның 20 апрелендә полк командиры А.Костенко кул куйган икенче бер бүләкләү кәгазенә күз салыйк. “… Гвардия кече сержанты Сафин. Ә.С. ДШК пулеметы төзәүчесе булып эшли, үз вазифасын тырышып һәм намус белән үти, аның пулеметы сугыш барышында дошманга туктаусыз кургаш яңгыры яудырып тора.
1944 елның 31 августыннан 1945 елның 30 апреленә кадәр барган сугышларда иптәш Сафин үз пулеметы белән дошманның бер станоклы һәм ике кул пулеметын сафтан чыгарды, шулай ук дошман пехотасының 2 взводын юкка чыгарды.
Командованиенең боерыгын үрнәк итеп үтәгәне, кыюлык һәм батырлык күрсәткәне өчен гвардия кече сержанты Сафин.Ә.С. хөкүмәт бүләге – “Кызыл йолдыз” орденына тәкъдим ителә”.
Әле сугыш тәмамлангач та Әхтәм Сафа улы бер елдан артык Германиядә хезмәт итә. Туган якларына бары тик 1947 елда гына кайта. Ун елдан артык кырчылык бригадасы бригадиры булып эшли, төрле эшләрдә катнаша. Нинди генә эш йөкләсәләр дә, ул аны күңел җылысын кушып, җиренә җиткереп башкара. Ул тормышны яраткан, кешеләрне ихтирам иткән. Мәктәп укучылары алдында чыгышлар ясап, үзенең сугышчан юлы турында сөйләгән. Төннәрен тәнендәге тирән яралар сызлап сыкратса да, күпне күргән солдат гомеренең соңгы көннәренә кадәр сафта булган.
Сафиннарның башка уллары да дошманга каршы кыю сугышкандыр, дип әйтергә тулы нигез бар. Бүген тыныч тормышта яшәвебез өчен без алар һәм гомерләрен илебез азатлыгы өчен кызганмаган башка каһарманнар алдында баш ияргә тиеш.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ материалы