Минем бабаем, Сафин Раян Галәветдин улы, 1930 нчы елның 1 октябрендә туа. Сугыш башланганда, аңа нибары 11 яшь кенә була. Ул елларда 2 нче сыйныфта укыган чаклары була. Авылда карт-карчыклар белән бала-чага гына кала. Ә колхозның эш арбасына җигелеп бөтен авыр хезмәтне башкару бабаемнар кебек балалар җилкәсенә төшә. Дәһшәтле сугыш еллары бабаемның иң күңелле, самими балачак елларын урлый. Кышларын ат җигеп ат торагында эшли, басудан көлтә ташый. Яз җитеп, кырлар кардан арчылгач, иптәшләре белән басуга чәчүлек җирләре хәзерләргә баралар. Ат җигеп, тырма тырмалыйлар. Җәй урталарында чалгы тотып, печән чабарга китәләр. Күп тапкырлар урманга агач кисәргә барулары да, авыр еллар кайтавазы булып, хәтерендә саклана. Ә шулай да бабаем зарланмый. Бер гөнаһсыз сабый йөрәгендәге фашистларга булган үче авырлыкларны җиңеп чыгарга көч-куәт бирә. Сугыш вакытында колхозның акчасы бетә. Бабаемның абыйсы Тимерҗан ул вакытларда бригадир булып эшли. Колхоз председателе Хәй абый, клуб гармунын сатып, акча ясыйк дигәч, Тимерҗан бабай 3 меңгә үзенә сатып алып кайта. Тик ул бабаема гармунда уйнарга рөхсәт итми. Унбер-унике яшьлек шук малай абыйсыннан яшереп уйнарга өйрәнә. Кичләрен яшүсмерләр су буйларына, тыкрык башларына вечерларга җыелалар. Күбесенең аякларында чабата, ә кайберәүләр хәтта яланаяк та булганнар. Зурраклар бер төркем, яшьрәкләр икенче төркем булып утырганнар. Бабаема, авылларында бердәнбер гармунчы буларак, ике төркемдә дә уйнарга туры килгән. “Абыйлар янында бераз уйнагач, тизрәк үзебезнекеләр янына китә идем! Әле колхоз председателе килеп, кызларны ачуланып, иртә белән егетләрнең эшкә чыгасылары бар, озак тормагыз дип ачуланып китә иде,”- ди ул. Нинди генә сынаулар күрсә дә, бабаем, Аллага шөкер, исән-сау. Безне, оныкларын, тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Быелгы яз туган җиребезгә Җиңүнең 71 еллыгын алып килә. Без 71 ел инде тыныч күк йөзе, якты кояш белән бәхетле көнебезне каршылыйбыз һәм без моның өчен сугыш һәм тыл ветераннарына бурычлыбыз. Үткәннәрне онытырга беркемнең дә хакы юк! Илебезнең ачы язмышын үз иңнәрендә күтәргән халкыбызның фидакарь- леген онытмыйча, якты истәлек итеп саклыйк. Тыл ветераны, 1948 елда “1941-45 еллардагы батыр хезмәте өчен” медале, Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 55, 60, 65, 70 еллык юбилей медальләре белән бүләкләнә.