Тыл ветераны Сафина Һәдия Камалетдин кызы 1932 елда туган.
Сафина Һәдия Камалетдин кызына сугыш башланганда 9 яшь булган.Ул сугышка чыгып киткән авылдашларын әле дә хәтерли...
-Сугыш безнең балачагыбызны алды, олылыр белән бергә колхозның барлык эшләрендә дә катнаштык ,шулай итеп дошманнарны җиңәргә үзебезнең өлешебезне кертергә тырыштык. Авыр хезмәт кенә түгел, ачлыгы, ялангачлыгы да үзәкләргә үтте ул елларның. Кышлары да бик салкын булды, шуңадыр да, бик озын да булып тоелды. Сугыштан бик күп кеше кайта алмады. Аларның балалары гел әтиләрен көтеп яшәделәр.
Сугыш бетеп күп еллар узга чкына әле халык авыз тутырып ипи ашый башлады. Инде, сугыш кебек афәтләрне күрергә язмасын, -дип тели Һәдия апа.