Сафина Кафия Шәйхетдин кызы 1909 нчы елның 9нчы августында Саба районы Олы Кибәче авылында Садретдинов Шәйхетдин һәм Ибәтуллина Шәмселхаят гаиләсендә бишенче кыз бала булып дөньяга килгән. Гаиләдә алар 6 кыз һәм 1 малай булганнар. Кызлар барысы да үсеп буйга җитәләр, ә малайлары Герман сугышыннан әйләнеп кайтмый. Кафия апа гомере буе колхозда төрле эшләрдә эшли. Тормыш иптәше Әхмәтвәли абый белән 8 бала тәрбияләп үстерәләр.1990 нчы елның 9 нчы сентябрендә вафат була.