Мәүлия апа 1930 елның 12 маенда Әлки районы Төгәлбәй авылында туган. Гаиләдә 3 бала булган. Белеме - 3 класс. Сугыш башланган дигән хәбәрне әнисеннән ишеткән.“Сугыш беткән дигән хәбәрне радиодан ишеттек,” - дип сөйли Мәүлия апа. 12 яшеннән урман кискән, кыр эшләрендә эшләгән. 24 яшендә Татар Борнае авылы егете Сафин Мушариф абый белән гаилә корып, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта Татар Борнае авылында, төпчек кызынын малае ягъни оныгы Фәнил белән гомер итә. Мәүлия апа “Путь к коммунизму” колхозында эшләде. *Хәзерге вакытта илебезгә тынычлык теләп, 5 вакыт намазын калдырмый, тыныч кына гомер итә. Әле хәзер дә район тормышы белән кызыксынып “ Әлки хәбәрләре” газетасын укый. Сайлауларда актив катнаша .
(Чуваш Борнае авыл җирлеге материалы).