Рабига апа 1929 елның 16 апрелендә Түбән Әлки авылында туган. Ул бик яшьли, 1 яшендә үк, ятим калган, аның әнисе үлгән. Рабига апа әтисе һәм үги әнисе Гаисә апа тәрбиясендә үскән. Аның 4 класс белеме бар. Яшүсмер вакытында Тумба урманына утын кисәргә йөргән, колхозда төрле эшләрдә эшләгән. 1950нче елда, 20 яшендә, Түбән Әлки авылы егете Сафин Әсәдулла Сафа улына тормышка чыккан. Алар 5 бала тәрбияләп үстергәннәр, кызганычка каршы 1 балалары 5 яшендә үлгән. 3 малайлары да армия сафларында хезмәт иткән. Әсәдулла абый колхозда терлекче булып эшләгән, ә Рабига апа колхозда төрле эшләрдә эшләгән, язгы чәчүләрдә агулау эшләрендә дә катнашкан. 1979 елның 18 нче апрелендә лаеклы ялга чыккан. “Ветеран труда” медале белән бүләкләнгән.
( Түбән Әлки авыл җирлеге хезмәткәрләре материалы).