Сафина Җәүһәрия Закир кызы 1912 елның 20 сентябрендә Иске Алпар авылында туган. Тыл хезмәтчәне. Гомере буе колхозда эшләгән. 5 бала тәрбияләп үстергән. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей даталары уңаеннан чыгарылган медальләр белән бүләкләнгән. 2005 елның 5 сентябрендә вафат була.
(Мәглуматны Иске Камка авылы китапханәчесе Вәлиева Гөлнур тапшырды).
#увойнынеженскоелицо #женскоелицоПобеды #Алькеевскийрайон #Әлкирайоны