1905 елның 13 августында Карамалы авылында туган.Бөек Ватан сугышына 1941 елда алына. Җиңү даулап Германиягә кадәр барып җитә. Габдулла сугышта чакта Карамалы урманына барган хатынының башына корган ботак төшеп ул вафат була.
1945 елда демобилизацияләнеп, туган якларына кайта. Габдулланы ярым җимерек өйдә ач-ялангач өч бала һәм сукыр әнисе каршы ала. Яшәргә, тормышны җайга салырга, балаларгны үстерергә, тәрбияләргә кирәк. Габдулла күрше Мораса авылыннан укытучы Гайниҗамалны алып кайта. Шулай итеп, алар ун бала тәрбияләп үстерделәр.Хәзер егерме дүрт оныклары бар.Габдулла ага үзенең йөз яшьлегенә әзерләнә.
“Ватан өчен!” китабыннан 2005г.