Сафиуллин Әсадулла Сафиулла улы 1912 елда Казан губернасының Спас өязе Карамалы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елда фронтка алына. Пулеметчик булып хезмәт итә. Смоленск юнәлешендә сугыша. 1944 елның 1 февралендә яралана, 4 ай госпитальдә ята. Сугыш беткәч авылга кайта. 1985 елда вафат.
