Сафиуллин Зәкиулла Хәким улы 1927 елның 15 октябрендә Кукмара районы Мәмәшер авылында, гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгән. Башлангыч белемне ул үз авылында аллган. Бөек Ватан сугышы башланганда Зәкиулла Хәким улына 14 яшь тә тулмаган була. Әтисе Хәкимулла һәм абыйсы Зиннәтулла сугышка китәләр. Зәкиулла Хәким улы Казан училищесын тәмамлагач, 1941-1945 елларда такта эшкәртү комбинатында такта яру цехында эшли. Сугыштан соң хезмәт юлын шул ук такта эшкәртү комбинатында дәвам итә.
1950 елда тормыш иптәше белән Пермь шәһәренә күчеп китәләр. Зәкиулла Хәким улы башта такта эшкәртү комбинатында такта яру цехында эшли, соңыннан плотник булып эшли. 1969 елда хатынын җирләгәч, балалары Ринат һәм Дания белән башта туган авылына кайта, аннары Лесхоз бистәсенә килеп урнаша. Минһаҗетдинова Фатыйма Зиннәтулла кызына өйләнә, алар бергә 40 ел яшиләр. Зәкиулла Хәким улы урман хуҗалыгында урман кисеп, ботак чабып, плотник булып эшләп 1983 елда лаеклы ялга чыга.
Сугыш чорында эшләгәннәре өчен “Хезмәт ветераны”, “Тыл ветераны” исеме, “Бөек Җиңүгә 50 ел”, “Бөек Җиңүгә 55 ел”, «Бөек Җиңүгә 60 ел», «Бөек Җиңүгә 65 ел» медальләре белән бүләкләнә.
Зәкиулла Хәким улы 2010 елның 22 маенда вафат була, ул Лесхоз бистәсенең яңа зиратында җирләнә.