Сагетдинова Зарифә Вазыйх кызы 1928 елның 30 апрелендә Әлки районы Карамалы авылында туа. 1949 елның февраль аенда, Карамалыда туып үскән Камалов Гомәр Лотфетдин улына тормышка чыга һәм алар 53 ел бергә тигезлектә яшиләр, 7 балалары дөньяга килә. Ул колхоз чорында “Кызыл байрак” колхозында төрле эшләрдә эшли: урман кисәләр, печән чабалар, аларны җилкәләренә күтәреп ташыйлар. Бәрәнге бакчасы кардан арынгач, черек бәрәңге җыеп аннан ипи ясап пешереп ашаганнар, ул вакытта ачлы-туклы яшәгәннәр. Тракторлар булмау сәбәпле, җирне үз куллары белән казып иген чәчкәннәр, бәрәңге утыртканнар. Совхозлашу чоры башлангач Карамалы авылы кешеләре “Энергетик” совхозында хезмәт куялар, ул вакытта ферма төзелә. 1970 еллардан соң “Мир” совхозы оеша, шуннан анда эшлиләр: чөгендер, кишер, бәрәңге утарга, борчак чабарга йөри (4 га), совхоз ашханәсендә сигез ел ипи пешерә. Ул заманда терлек тотсалар да, үзләре туйганчы ашамаганнар, заем алганнар.
1978 елда пенсиягә чыга. Ана даны, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 11 оныгы, 15 оныкчыгы бар. 2005 елның 10 маенда, Бөек Җиңүнең 65 еллыгында, гүр иясе булды.


