Сагитова Миннехаҗия Зиннәтулла кызы 1927 елның 10 августында Чувашиянең Урмай авылында туа. Урмай - татар авылы. Берничә күрше татар авылы Чувашия составында калалар. Әтисе Зиннәтулла, әнисе – Миннехан. Авылда эш юк, сөрү жирләре әз. Элек электән авыл халкы читкә китеп эшли. Гаиләдә Хаҗия икенче бала була. Апасы Зәйнәп, энесе Кәримулла, сеңлесе Сания була.
Беренче сыйныфка укырга кергәч тә, Хаҗия озак укый алмый. Күзе авырта һәм ул мәктәпкә йөрүдән туктый. Ләкин укырга, язарга өйрәнеп кала.
Авылда яшәргэ мөмкинлек калмагач Зиннәтулла белән Миннехан өч балаларын алып (әле төпчек кызлары тумаган була) Алтай өлкәсенең Рубцовск авылына барып урнашалар. Зиннәтулла урман кисә. Бөек Ватан сугышы башланганда Хаҗиягэ 14 яшь була. Әтисе Зиннәтулла сугышка 1942 елнын 23 апрелендә китә. Кечкенә сеңелләре Сания туганга 10 көн була. Әтиләре сугышта хәбәрсез югала.
Сугыш бетеп бер ел узгач 1946 елның 9 маенда әнилэре Миннехан да үлеп китә. Олы кызлары Зәйнәп кулында өч бала кала, кечкенәсенә 4 яшь була. Хаҗиягэ 19 яшь була. Балаларны алып Зәйнәп Архангельск якларына күчеп китә. Монда алар өчесе кечкенә сеңелләрен кемгә дэ булса калдырып балык тоту артелендә эшлиләр. Кыш көне навага тоталар, жәй – селедка. Төрле вакыт була. Кышларын неводны бозны тишеп салалар . Кайчак невод бозга ката торган була. Шулай бер вакыт яз башында балыкчылар булган бозны су алып китә. Яр буеннан ерак киткәнче дип бозлы суга сикереп котылалар балыкчылар ул бәладән.
Зәйнәп апалары кире авылга, Урмайга кайтырга карар кыла. Шулай итеп алар туган якларына кайталар. Авылда күпмедер вакыт яшәгәч, Хаҗия иптәш кызлары белэн эшкә Мәскәүгә чыгып китә. Анда тозелештә эшли. Мәскәудә үзенең булачак ире белэн таныша. Ул Татарстанның Тенеки авылы егете Нургаяз була. Алар өйләнешәләр.1953 нче елны аларның беренче балалары Нурулла туа. Ләкин ул бала йөрәк авыруы белэн авырта (порок сердца). Һәм бер яшь тә алты ай тулганда үлеп китә. Нургаяз белэн Хаҗия Татарстанга Тенекигә кайтырга булалар. Хаҗияне китмә, кал дип үгетлиләр, фатир биреләчәген әйтәләр. Ләкин Нургаязның Мәскәүдә каласы килми. Әнкәй янына кайтам дип Тенекигә алып китә Хаҗияне. 1955 елда аларның кызлары Шамсенур туа. Аның артыннан тагы ике кыз алып кайталар. Ләкин ул ике баланың гомерләре кыска була. 1958 елны уллары Нурбаян, 1963 нче елны кызлары Гыйльминур, 1965 елны Нурия һәм 1968 елны Альфинур туа.
Нургаяз Сабада МТС та эшли. Алар 1958 нче елда гаилә белэн Сабага күчеп менәлэр. Хаҗия төрле эштә йөри. Аны гел: «Эшли алмаган эшең юк»,- дип мактый торган булалар.
Тормышта төрле хәлләр була. Көннәрдән бер көнне Нургаяз гаиләсен калдырып ерак Казахстанга чыгып китә. Хаҗия ялгызы биш бала белэн Сабада яшәп кала. Күпмедер вакыт узгач Нургаяздан акча, посылкалар килә башлый. Шулай итеп 7 ел узып китә. Хаҗия дүрт баланы алып Казахстанга ире янына кунакка бара. Озын юлны үтеп Алия Молдагулова исемендәге совхозга барып житәләр. Эштән кайткач казах балалары арасында үз балаларын танымаган Нургаяз: «Кайсылары минем балаларым соң монда?» - дип аптырап сорый. Озак та үтми, ул туган ягына, гаиләсе янына кайта.
Хәзерге көндә Хаҗия әбигә 89 яшь, Сабада яши. Нургаяз бабай 2005 елның декабрендә үлеп китә. Хаҗия әбинең ике кызы – Шәмсенур Гаяз кызы һәм Нурия Гаяз кызы Саба мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары булып эшлиләр. Гыйльминур Гаяз кызы Нижнекамск шәһәрендә гаиләсе белэн яши, Нижнекамскнефтехим акционерлык җәмгыятендә инженер-диспетчер булып эшли. Улы Нурбаян Төмән өлкәсендә, Нижневартовск поселогында гаиләсе белән яши һәм буровойда эшли. Кызы Альфинур Сабада гаиләсе белән яши һәм Саба администрациясендэ эшли. Хаҗия әбинең бүгенге көндә 9 оныгы (Айгөл, Алинә, Лилия, Рөстәм, Гүзәл, Илүсә, Алсу, Динә, Абдулрәхим) һәм 8 оныкчыгы (Фәнис, Җәмилә, Ясминә, Сөләйман, Йосыф, Әминә, Әмилә, Саша) бар.