Салахова Ханифә Шәфигулла кызы 1931 елның 24 июлендә Иске Камка авылында туган. Тыл хезмәтчәне. Бөек Ватан сугышы вакытында һәм сугыштан соң колхозда эшләгән. 5 бала тәрбияләп үстергән. 1998 елның 5 апрелендә вафат булган. Бөек Җиңүнең юбилейлары уңаеннан медаль белән бүләкләнгән.
(Мәглуматны Иске Камка авылы китапханәчесе Вәлиева Гөлнур тапшырды).
#увойнынеженскоелицо #женскоелицоПобеды #Алькеевскийрайон #Әлкирайоны