САЛИХОВ МӨБАРӘКҖАН САЛИХ улы 1926 нчы елда Кукмара районы Өлге авылында туган. Сугыш башланганда әле 15 кенә яшьлек булган егет, башка яшьтәшләре кебек үк авылның иң төп эш көченә әверелә. Чөнки өлкәнрәк ир-атлар сугышка алынган. Колхозның төп таянычлары, иң зур ышанычлары алар -13-16 яшьлек егетләр була. Менә 1926 нчы елгыларга да чират җитә. Мөбәрәкҗан абый да 1943 нче елның 13 нче ноябрендә 17 яшендә сугышка алына. Дошманга каршы көрәшергә атлыгып торган егеткә әле тиз генә сугышка керү, туган ил өчен көрәшү язмаган икән. Ул авылдаш егетләре белән Суслонгерга килеп эләгә. Тарихны әзме-күпме белгән кеше белә булыр, бик кыен булган анда солдатларга. Запас полк булып исәпләнгән бу полк халык теленәдә җәһәннәмгә тиң лагерь буларак кереп калган. Солдат егетләр монда күп җәберләүләргә түзәргә мәҗбүр була. Ач килеш көне буе урман кисү, арган килеш юан - юан бүрәнәләр күтәреп киредән лагерьга кайту өстенә алар бергаепсезгә тукмалуларга, жәберләүләргә һәм ачлыкка дучар ителәләр. Нарат урманы эчендә урнашкан шул лагерь землянкаларында күпме яшь гомерләр сугышка да барып житә алмыйча бакыйлыкка күчә. Мөбәрәкҗан абыйның да ярты ел гомере шунда узып китә. 1944 нче елда ул, нихаять, кулына автомат тотып дошманга каршы көрәшә башлый. Калининград өлкәсендә барган сугышларда җәрәхәтләнеп, Клинка дигән шәһәрдә госпитальда ята. Ике аягы да нык яраланганга күрә аны 1944 нче елның декабрь аенда өенә кайтарып җибәрәләр. Мөбәрәкҗан абый Кукмарага РТЗ га эшкә урнаша. Шунда тоягеч (погрузчик) тракторда пенсиягә чыкканчы хезмәт юлы үтә. Хәзерге көндә туган авылы Өлгедә тормыш иптәше Хәтирә апа белән яшиләр.