Салихов Нуретдинов Салих улы
Салихов Нуретдин Салих улы 1919 елның 25 декабрендә Иске Юраш авылында туган. Авылда 7 сыйныф укыганнан соң, Алабуга педагогия училещесын тәмамлап, Түбән Кәклүк авылында укытучы булып эшли. 1939 елның 15 сентябрендә Кызыл Армиягә алына, хезмәтен тәмамлап, илгә кайтам дип торганда Бөек Ватан сугышы башлана, һәм ул хезмәт иткән частьне илебезнең көнчыгыш чикләрен сакларга җибәрәләр. Чик буе гаскәрләрендә взвод командиры ярдәмчесе, аннан штаб начальнигы ярдәмчесе булып хезмәт итә. Сугыш тәмамлангач, 1945 елда Көнбатыш Украинада бендерчыларга каршы үткәрелгән операцияләрдә катнаша. 1947 елда демобилизацияләнеп, туган якка кайта һәм Морт урта мәктәбендә укытучы булып эшли, ә 1948 елның июненнән 1954 елның декабренә кадәр Морт район газетасының җаваплы секретаре һәм редакторы вазыйфаларын башкара. 1955 елның гыйнварыннан Нуретдин Салих улы Алабуга район партия комитетының оештыру эшләре бүлеген җитәкли. 1958-1962 елларда Алабуга районында чыга торган “Алга” газетасы редактор урынбасары, ә 1962-1980 елларда авыл хуҗалыгы идарәсенең кадрлар әзерләү буенча баш белгече булып эшли. Тормыш иптәше Латифа апа белән 3 ул үстереп, тормыш юлына чыгаралар. 1980 елның 2 октябрендә һич көтмәгәндә Нуретдин Салих улының йөрәге тибүдән туктый. Бу принципиаль һәм эшлекле, абруйлы гали затның якты образы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре күңелендә әле дә булса саклана.
Материал автор Д. Каюмованың “Халык хәтерендә мәңгегә” китабы буенча әзерләнде.