1923 нче елда Кукмара районы Өлге авылында доньяга килеп, сугыш башланасы елга гап-гади авыл кызы булып үсеп җиткән кызга үҗәтлеге, әйтәсе сүзен кистереп әйтә белгәне өчен микән, тотынган эшен ахырына кадәр зур осталык белән ерып чыга белгәне өченме колхозда бригадир вазыйфасын ышанып тапшыралар. Унсигез яшьлек кызга үзеннән күпкә олырак колхозчыларны тыңлата белү, бригадасын алдынгылар рәтеннән төшермәү җиңелләрдән булмагандыр.Әмма сынауларның иң зурлары алда көтеп торган икән шул әле.Бар доньяны тетрәндереп явыз Гитлер гаскәре СССР чиген үтеп сугыш башлый.
Сугыш башланып, әле сугышка алынганчыга кадәр үк, күп авырлыклар күрергә насыйп була Хәтирә апага. Кыз бала бу дип тормыйлар Сабага урман кисәргә дә җибәрәләр, Тәтешкә окоп казырга китүчеләр исемлегенә дә иң беренчеләрдән итеп аның һәм шактый олы яшьтә булуына карамастан әтисе белән икесенең фамилиясен язып куялар. Окоп казу никадәр генә авыр булса да яшьлек үзенекен итә. Авыр эштән соң барлык татар яшьләренә хас булганча күңел ачу: җырлы-биюле уеннар вакытында авылдаш егете Миннемулла белән серләре килешеп китә. Тик мәхәббәт утлары тулы көченә кабынырга да өлгерми, егеткә сугышка чакыру кәгазе килеп төшә. Шулай итеп Хәтирә апа егетне сугышка окоп казыган җиреннән генә озатып кала. Ике ай ярым суыкта ач карынга авыр эштә эшләп үзе дә нык талчыккан кызның әтисе күтәрәмгә кала. Кайтырга рөхсәт булгач, ничек итсә итә Хәтирә, авыр агач чана юнәлтеп шуңа әтисен төреп салып, Тәтештән Казанга җәяүләп кайтыр юлга чыга. 150 чакрым тирәсе юлны кар күмгән юлдан, авыр йөк өстерәп, юлда очраган авыллардан ашарга теләнеп бик авырлык белән үтә кыз. Әмма Казанга, Казаннан инде поезд белән Кукмарага кайтарып җиткерә ул әтисен. Аны Кукмарадагы туганнарында калдырып тагын җәяүләп авылга кайтып, әнисе пешергән кысыр ашны ашап, ял итәргә яткан кыздан да бәхетлерәк кеше булмагандыр ул чакта. Инде барлык авырлыклар артта калды, менә ул нихаять үз өендә! Арыган, туңган гәүдәсен җылы мичкэ терәп әнисенең нидер эшләп идән шыгырдатып йөрүенә рәхәт изрәп йоклап та китте. Авылда, үз өеңдә, якын кешеләрең янында ничек рәхәт икән бит! Аллаһ боерса бар да яхшы булыр. Тәтеш белән Казан арасындагы юл газабы артта калды, бүтән кабатланмас шөкер. Тик әле күрәсе газаплар моның белән генә бетмәгән икән шул...
Болай да кечкенә генә гәүдәле кыз, ачлы - туклы яшәү сәбәпле тагын да кечкенәрәк булып калгандыр күрәсең, 1942нче елда военкоматка чакырылгач, сугышка алынасына ышанмый да: «Гәүдәм бик кечкенә, миңа автомат ышанып тапшырмаслар»,- дип уйлый ул ат арбасыннан аякларын асылындырып бәс сарган агачларга , кар каплаган тау битләренә сокланып барганда. Үзе шикелле үк кечкенә гәүдәле дус кызы Сәрби белән шаярышып баралар алар. Арбада алардан кала тагын ике кыз була. Әсма белән Нәсимә боларга караганда гәүдәлерәк, шуңа күрә алар Сәрби белән Хәтирәнең сүзләренә колак салып үзләренең тиздән сугышка китәчәкләрен аңлап шомланып баралар. Тик бу кызлар военкоматтан кояш кебек балкып килеп чыгалар. Сәламәтлекләрендә тайпылыш булгандыр курәсең, аларны алмыйлар. (Соңарак аларны да фронтка озаталар). “Өченче булып Сәрби кереп китте,”- дип искә ала Хәтирә апа. “ Сәрбинең иртәгә сугышка китәсен ишеткәч каушап калдым. Куркып кына эчкә үтеп, комиссия узгач, үземнең дә сугышка китәчәгем билгеле булды. Ат арбасында инде хәзер без елашып кайтабыз. Хәзер инде Әсма белән Нәсимә безне юата. Сугыш күргән кеше мени без. Исән-сау кайта алырбызмы? Әти-әниләр ничек чыдар? Автоматны тотып караган түгел, күргән дә юк бит дип, нык кайгырыштык инде,”- дип, күз яшьләрен эчкә йотып тынып калды ветеран. Шулай итеп, авылдашы Сәрби апа белән бергә сугышка чыгып китәргә туры килә аңа. Арчада комиссия үткәч, туп-туры Мәскәүгә җибәрәләр аларны. Биредә радистлыкка өйрәтәләр, аннан Химки шәһәренә хәрби өйрәнүләргә җибәрәләр. Барлы - юклы гомерендә, Тәтешне исәпкә алмаганда, авыл тормышыннан гайре нәрсә күрмәгән 19 яшьлек кыз балага бар нәрсә чит - ят булып тоелгандыр күрәсең: автомат тотып дошманга каршы бара алырлык көч тә сизми ул вакытта кыз үзендә. Бары тик күңеле тулы сагыш, сагыну гына булгандыр.
Казарманың буйларына
Винтовкамны сөядем.
Туган-үскән илләремә
Кайтыр микән сөягем?-дип шигъри юллар белән өенә бер - бер артлы хат юллый кыз. Шуңа да биредә көн саен таң атканда кояшка карап: «И ходаем, коткарсаң иде моннан мине,»- дип теләк тели торган була ул. Тели белсәң -теләк, тели белмәсәң –имгәк дигән, сүзнең мәгънәсен шунда гына аңлый. Бик тә, бик тә туган авылына, әнисе янына кайтасы килгән кызыйны язмышы һәм бер төн эчендә үтелгән 90 чакрым юл- мәһшәрнең үзәгенә үк - Ленинград блокадасына китереп җиткерә. Алтмыш чакырымлык Ладога күлен дошман күзенә чалынмас өчен төнлә боз өстеннән шуышып узганнан соң ял итәргә туктагач, нык туңган кыз бер землянка күреп ала. Әрсезлеге көчле булгандыр инде, шунда җылынырга кереп китә. Күпме җылысы булгандыр инде ул землянканың, әмма ул аннан шактый җылынып чыга. Сәбәбе: биредә ул якташын, тулырак итеп әйтсәк, Тәкәнеш урысы, Кукмарага Тәкәнештән йөк ташыганда Хәтирә апаларда атын ял иттереп төн кунып китә торган әтисенең яхшы танышы булган кешене очрата. «Сүз ара сүз китеп, кайсы яктан икәнне сораштыра торгач, минем Фәләх кызы икәнмне аңлап үзе танып алды ул мине. Елашып күрештек. Киткәндә күздән югалганчы кулъяулыгын болгап озатып калды. Озак та үтми яраланып туган якка кайтырга насыйп булгач, безгә кереп бу очрашу турында әниләргә сөйләп тә чыккан әле ул»,-дип искә ала ул бу очрашуны.
Ленинград блокадасында аэростатчылар частенда хезмәт итә Хәтирә апа. Киров исемендэге заводны Аэростатлар ярдәмендә немец самолетлары күзеннән саклыйлар. Аэростат ул - эченә водород тутырылган, миналар беркетелгән трослар белән күк йозен томалап, дошман самолетларына түбән биеклектән очарга комачаулаучы корал. Дүртәр километр биеклеккә күтәрелгән аэросттатлардан да биектә генә очарга мәҗбүр булган дошман самолетларындагы пилотларга саклау объектын бомбага тоту гаять авыр булган. Аскарак тошеп очарга кыюлыклары җиткәннәрен торслардагы миналарга эләгеп шартлау куркынычы сагалаган. Шарны җиргә төшереп, эчендәге водородны бик еш алмаштырып торырга туры килә кызлардан гына торган отрядка. Кышкы суыкта тимер тросларны ялан куллап тотып тартырга да туры килә. Чонки кочле җил аэростатны үз ягына остерәп тә комачаулык тудыра. Бияләйләре ертылып тузып бетә торган була кызларның. Тәүлегенә 125грамм ипи, 75грамм сухари белән генә тәэмин ителгән сугышчыларның ял җитмәүдән, суыктан, ачлыктан йөзләре шешенә башлый. Аяк- кулларында көч калмый. Әмма бирешмиләр. Дошманга нәфрәт, җиңәсе килү теләге барлык авырлыкларга да тешне кысып түзәргә көч бирә. Биредэ алар барлыгы 24 татар кызы булалар. Күбесе рус телен ипи-тозлык та белмәгәнгә күрә аларны яратып «Не белмәс» отряды дип тә атап йөртәләр. Ләкин ничек кенә булмасын, татар кызлары исеменә тап төшермиләр кызлар, хәтта командирларының хөрмәтен дә казаналар. Шулай булмаса, үзе рус милләтеннән булган командир хатын, постта торган татар кызын - Хәтирәне, радиодан яңгыраган татар җырын тыңларга штабка кертеп җибәреп үзе постны саклап торыр идемени? 900 конгә сузылган Ленинград блокадасының яртсына шаһит булган кызны һәр адым саен үлем эзәрлекли. Ләкин бәхет эшедер күрәсен, инде беттек дигәндә дә исән калырга насыйп була. Көннәрнең берсендә кызлар ял итеп утырган землянкага снаряд килеп төшә. Снарядның шартлавын көтеп курку катыш тынып калган кызларның бәхетенә ул шартламый. Шушында күрсәткән батырлыклары өчен ул «За участие в героической обороне Ленинграда» медаленә лаек була.
…1945нче елнын август аенда тошләренә кереп сагындырган туган авылына кайту бәхете насыйп була. Сугыштан кайткан кызлар авылда шактый була. Әммә өрь-яңа шинель киеп кайту бәхете Ленинград блокадасын кичкән Хәтирә апа белән Сәрби апага гына насыйп була.