Батырлык ул мәңгелек
... Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Иванович Сарандов егерме яшендә фронттан 1 группа инвалид булып кайта. Сугыш тарафыннан теткәләнгән бу кеше шулай да яшәргә, эшләргә ихтияр көче таба. Ләкин тормыштагы адымнар аңа бик авыр бирелгәнен күпләр белмиләр әле.
Сугышка кадәр аның кыю, уңган егетләрдән булуын авылдашлары яхшы хәтерлиләр. Мәктәп директоры В.И. Лукоянов Василий Иванович турында: "Бөркет ул!" -ди.
Фронтка киткәндә Сарандовка 17 яшь тә тулмаган була. Әнә шул яшендә үк Василий Иванович разведчиклар белән бергә күп тапкырлар дошман тылына чыга һәм төрле катлаулы заданиеләр үти. Фронттагы вакыйгалар турында сөйләгәндә ул һәрвакыт дулкынлана, авыр истәлекләр аңа көчле тәэсир итә.
Окопта танкка каршы чыгу зур кыюлык таләп иткән. Ә сержант Сарандовка мондый вакыйгаларда күп тапкырлар булырга туры килә. Осталык, җитезлек аны үлемнән коткарып кала, ә фашист танклары ялкынга чорнала.
Василий Иванович Сарандовның сугыш кырында күрсәткән батырлыклары хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнә. Ул сугышчан Кызыл Байрак, Дан орденнары һәм күп медальләргә лаек була.
Чувашстанның халык шагыйре, Бөек Ватан сугышы ветераны, якташыбыз Петр Хузангай, сугыштан соң Сихтермәдә, Василий Сарандов белән күршедә яши. Шагыйрь үзенең бер шигырен Василий Иванович Сарандовка багышлый...
( Хәбәрче Д.Ярославлев язмасыннан. "Коммунизм юлы" газетасы, 22.02.1979 ел, № 23(4529).