Минем дәү әбием - Җәлилова Рафика Җәлил кызы - 1931 елның 15 июнендә, Йосыф-Алан авылында көмешче гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Җәлил, әнисе Кафия исемле була дәү әбинең. Өч балалары була аларның. Ике малай арасында тугангамы, дәү әбием дә ир-егетләр кебек таза гәүдәле, эре сөякле булып үсә. Белемгә омтылышы көчле булса да, 4 класс кына бетерергә туры килә аңа. Заманы авыр булганга, бик яшьли нужа йөген тартырга туры килә дәү әбиемә. Шул чор балаларына туры килгән авырлыкны, ач-ялангачлыкның барысын да үз башыннан уздыра дәү әбием. “Без яшь вакытта күргән авырлыкны, ачлыкны, сугыш михнәтләрен бүтән бер кешегә дә күрергә язмасын иде җир йөзендә,”- ди дәү әбием, узган гомерен күзаллап. “Без бала вакытта ашаган үлән-үсемлекләрне санап күрсәтсәм, сез ышанмыйсыз да инде хәзер аңа,”-ди дәү әбием. Ачлыктан, үлемнән алып калган үләннәрне дәү әбием бик күпләп санады. Без белмәгән балтырган, кәҗә сакалы, какы, әнис, шома көпшә, кыр суганы – болар бар да дәү әбиемнәр буыны ашап, исән-сау үлемнән алып калган үсемлекләр икән. Балалык, үсмер, кыз чакларын бик еш искә алырга яратмый дәү әбием. Ә менә сораган вакытта ниндидер бер җитдилек, тәвәкәллек белән сөйли ул яшь вакытларын. Яшь булганнар, матур булганнар бит яшь вакытта дәү әбиләрем. Нинди генә эш башкармаганнар алар: колхозның барлык эшләрендә катнашканнар, урман кискәннәр, вагон төягәннәр, көтү көткәннәр, бозаулар караганнар... 1941 нче елгы сугышка дәү әбиемнең әтисен яше олыгайган булганлыктан алмыйлар. Ә менә дәү әбиемнең абыйсы Габделәхәтне армиядә хезмәт иткән җиреннән сугышка кертәләр һәм ул шул сугышта үлеп кала. “Бик башлы иде Габделәхәт абыем, бик зиһенле иде, гел бишкә генә укыды бәгырем, тик гомере генә кыска булды бичаракайның,”- дип, күз яшьләрен сөртеп ала һәрчак дәү әбием, сугыш чорын сөйли башласа. “Элек бик матур итеп, урам әйләнеп, саубуллашып чыгып китәләр иде таң белән,”- ди дәү әбием, үзләренең яшь вакытларын искә алып. Йөзләре кызарып, матурланып, алсуланып китә дәү әбиемнең андый чакларда. Габделәхәт абыйсы бик матур җырлый, шигырьләр яза, гармунда уйный торган була аның. Җиткән кыз булып җитешкәч, дәү әбием Йосыф-Алан егете Фоатка (дәү бабаем) кияүгә чыга. Бик матур гомер кичерәләр алар, бер малай, ике кыз үстерәләр. “Бигрәк яхшы кеше иде, бигрәк тормышчан иде, балаларны бик яратты, кулыннан барлык эшләр дә килә иде мәрхүмкәйнең, тик бераз иртәрәк гүр иясе булды бичаракай,”-дип авыр сулап куя ул тормыш иптәше – дәү бабам турында сөйләгәндә. Дәү әбием гомере буе, бер көн дә калмыйча, колхоз эшендә булган. Иң авыр, җаваплы эшләрдә эшләгән ул. Сарыклар, бозаулар караган. 40 елдан артык сыерлар савып, пенсиягә чыккан ул. Эшләгән вакытта бирелгән грамоталар, мактау кәгазьләренең исәбе-хисабы юк. Күкрәк медальләре генә дә 15тән артык. Менә ичмасам, яшәгән минем дәү әбием, дип горурланып куям мин әлеге медальләрне, мактау кәгазьләрен карап утырганда. 85 яшьлек дәү әбиемә исәнлек-саулык, сәламәтлек теләп калам мин. Тыл ветераны. Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 55, 60, 65, 70 еллык юбилей , 1993 елда “1941-45 еллардагы батыр хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнә. Оныкчыгы Дәүләтшин Рөстәм