Миңсылу әби 1920 нче елда туган.1-2 класс белем алганнан соң, кул арасына керә башлый.Тамаклары ач-ялангач булганлыктан,туфрак кардан арчылу белән басуга чыгып,җир катырганчы шунда казыналар.Алып кайткан черек бәрәңгеләр, алабуталар, имән чикләвекләре белән җан асрыйлар.Тормышлары авыр булганлыктан, кайткан кешеләр белән Донбас якларына китә.Шахтада ялланып күмер тутыруда эшли.1942 елда яңадан авылга кайта.Донбастан кайткач, Казан артындагы урманда 6 ай агач кисүдә эшли.Колхозга кайткач,атлар җигеп басуда хезмәт куя.
Сугыштан кайткан батыр егет Сайфин Гилметдин белән гаилә корып.4 бала үстерәләр.