Бөек Ватан сугышының тынганына җитмеш елдан артык вакыт үтте. Күпме бәла – каза китергән, кеше гомерен өзгән, кайгылы хәбәрләр китергән бу афәтле, дәһшәтле, канкойгыч сугышны безгә мәңге онытырга ярамый. Шулай ук, сугыш һәм тыл ветераннарын да... Без алар алдында шушы яхшы, тыныч, тату, бәхетле тормышта яшәвебез өчен бурычлы. Ләкин бу дөньяда куркыныч сугыш чорын кичергән ветераннар бик аз калды. Аларның берсе Зарифуллина (Сайфуллина) Сәкинә - тыл ветераны. “Сугыш башлангач тормыш начар якка үзгәрде. Әти дә сугышка китте. Кияргә, ашарларга әйбер бетте. Кычыткан, черек бәрәңге, кызыл балчык, кузгалак, какы, кәҗә сакалы, акбаш, йонлы күшә ашадык. Җиңү көне бик сөенечле көн булды. Әти дә фронттан кайтты. Сөенеп, елый- елый каршы алдылар кайтучыларны. Сугыштан соң яшәү көннән көн яхшыра барды”- дип сөйләде Сәкинә апа.
Сәкинә апа 1928 елда Татарстан Республикасының Ворошилев районы (хәзерге Сарман районы) Таулыгөреш авылында туа. Сәкинә апаның гаиләсендә барлыгы биш бала, аларның дүртесе – кыз бала, ә берсе ир бала була.
Сугыш башланган вакытта Сәкинә апага бары унөч яшь тулган була. Аның әтисе сугыш башлангач фронтка китә, әнисе колхозда эшли, ә Сәкинә апа Таулыгөреш авылында укый. Җиде еллык мәктәптә белем алып, ул Алабуга районына, библиотечный техникумга керә. Сәкинә апа техникумда уртача белем ала һәм 1950 елда бетерә. Библиотечный техникумнан аны Саба районына җибәрәләр һәм Сәкинә апа балалар библиотекасынын мөдире булып әшләргә керә. Сәкинә апа үзенең әшен бик яратып әшли торган була һәм утыз елдан, ягъни 1980 елда лаеклы ялга чыга. Хәзерге вакытта Сәкинә апаны бер малае һәм бер кызы карый, шулай ук Сәкинә апа оныкларга да бай, аның 4 оныгы бар.