ӘСФӘНДИЯРОВ Закир Лотфирахман улы (20.12.1918, хәзерге Башкортстан Республикасының Гафури районыны Үтәк авылы - 4.1.1977, Казакъстан ССРның Балхаш шәһәре), Советлар Союзы Герое (1.7.1944), өлкән сержант (1944). 1939 елдан Кызыл Армиядә. 1943 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 322 нче гвардия танкка каршы артиллерия полкында туп командиры (Балхаш шәһәр советы исемендәге 8 нче танкка каршы артиллерия бригадасы). 1 нче Украина фронты гаскәрләре составында Украина, Польша, Чехословакияне азат итү сугышларында, Берлин операциясендә (1945) катнаша. Черкасск өлкәсенең Монастырищенский районы Цибулёв авылы (Укр. ССР) янында барган сугышта батырлык күрсәтә. 1946 дан запаста. Көнчыгыш Коңгырад посёлогында эшли. Балхаш шәһәренең мактаулы гражданы. Ленин, Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Славные сыны Башкирии. Уфа, 1966. Кн. 2; Ракипов Ш.З. Хранить вечно. К., 1980.
Литература: Славные сыны Башкирии. Уфа, 1966. Кн. 2; Ракипов Ш.З. Хранить вечно. К., 1980.