1933 нче елның 23 нче октябрендә Саба районы Мичәнбаш авылында туган. Аның балачагы авыр сугыш елларына туры килә..
Арча педагогия училищесын тәмамлап, Югары Утар башлангыч мәктәбендә укыта, халыкның тормыш-көнкүрешен җиңеләйтергә тырыша, өлкәннәргә шефлык ярдәме оештыра. Шул елларда ул Казан педагогия институтын тәмамлап, югары белем ала..
Озакламый аны Керәнне сигезъеллык мәктәбенә күчерәләр. Берничә айдан мәктәп директоры вазифасын кабул итәргә туры килә аңа. Ә ике елдан дүрт авылны берләштергән Тукай исемендәге колхоз коммунистлары, олы ышаныч күрсәтеп, аны партоешма секретаре итеп сайлыйлар. Соңрак КПСС райкомы бюросы тәкъдиме белән “Саба” совхозына партоешма секретаре итеп тәкъдим ителә. Партия эшчәнлеге тыелганнан соң, ул үзен кабат тулысынча мөгаллимлек эшенә багышлады -Урта Нырты башлангыч мәктәбендә балаларга белем бирде..
Тынгы белмәүче, һәрвакыт халык арасында эшләүче Ханзөфәр Сәфәргалиевның хезмәте даими мактап телгә алынган һәм эше югары бәяләнгән. Ул “1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышындагы хезмәте өчен”, “Хезмәттәге батырлык өчен” медальләре, күпләгән “Мактау грамоталары” белән бүләкләнгән. Ул гомеренең соңгы сулышына кадәр үзе яшәгән, эшләгән газиз җире, шул төбәкнең халкы өчен җан атып йөрде, авылларның тарихын өйрәнде, кешеләре турында фактлар туплады. 2003 нче елда аның “Мичәнбашым – туган авылым” дигән һәм 2007 нче елда -“Нырты ягы – тарихи төбәк” дигән китаплары басылып чыкты..
Ханзөфәр Сәфәргалиев 2005 нче елның 27 нче мартында каты авырудан соң вафат була. Урта Нырты авылы зиратында җирләнгән.