Ул 1937 елның 15 октябрендә ТатарстанРеспубликасының Саба районы Урта-Ныртыавылында туган. Урта махсус белемле.1941 елда, Бөек Ватан сугышы башлангач,әтисе Шакиров Хәкимҗан, башкалар белән бергәкулына корал алып, илне саклаучылар сафынабаса.Хуҗалыкны алып бару әнисе Миңнебану һәмбалалар өстенә төшә. Ә гаиләдә 5 бала була.”Бәхетле балачак” төшенчәсе ул еллардатуган балаларга ят нәрсә булган. “Тормышларавыр иде без үскәндә, ашарга, кияргә булмады, бикяшьләй эшләргә туры килде.Өйне салам ягып җылыталар иде.Саламның күпме генә җылысы чыгаинде, тәрәзәләр һәрчак боз белән капланган була иде. Безнең өстә киндер күлмәк, аяктачабата.Бишмәтнең дә тышы киндердән була иде. Карлы су вакытында күтәртмәле чабата кияидек.Ягъни, чабата астына ике агач шакмак беркетелгән була.Ләкин барыбер, су аның эченә керәдә, чыгып та китә иде.Ничек авырмаганбыздыр, бик чыныккан балалар булганбызинде,күрәсең. Яз көне кәлҗемә ашый идек.Аның өчен апалар кырдан барып былтыр калганбәрәңгеләрне җыеп кайталар иде.Ул яртылаш черегән, яртылаш кипкән була.Кайчак хәттакортлаган да була. Шуны чистартып, коймак кебек ясап, мичтә пешерәләр иде. Ач булгач, шуннанда тәмле нәрсә булмый иде”, -ди ул.Сугыш вакыты булса да, мәктәптә укыган алар. Утырырга парталар булмаган. Идәнгәутырып язганнар, укыганнар.Китап-дәфтәрләр булмаган. Аларны октябрятка, пионерга алганнар,кызыл галстук тагып йөргәннәр. Төрле уеннар уйнаганнар.
Менә 1945 нче елда сугыш беткән. Алар түземсезлек белән әтиләрен көткән. Һәм,
ниһаять,1945 елның сентябрендә әтиләре туган авылы туфрагына аяк баскан . Ул көннәрдә аларбик шатланганнар, сикерә-сикерә сөенешкәннәр.Гаилә архивында әтиләренең сугыштан язганхатлары саклана. Алар белән танышканда гомере кыл өстендә булган кешенең үз күңелендәтынычлык, сабырлык саклый алуына, туган илне ярату хисенең һәр сүзгә, һәр җөмләгә салынуынасокланмый кала алмыйсың.
Сугыш чорына балачагы туры килгән Нурания әби тырыш, булдыклы, кешелекле ,
авырлыклар алдында каушап калмый торган олы йөрәкле, киң күңелле, сабыр һәм шул ук вакыттагади һәм тыйнак кеше. Ул Арча педагогия училищесын тәмамлап, озак еллар Өчиле башлангыч,Керәнне сигезъеллык һәм Урта Нырты башлангыч мәктәпләрендә балалар укытты. Ул барыннанда элек, үз алдына куелган максатларны тормышка ашыру өчен төпле белем бирүче, тирәнфикерле, актив җәмәгать эшлеклесе. Балаларга тормышта үз юлын табарга булышучы, тормыштәҗрибәсе белән башкаларга өлге, бала күңеленә иң якын кеше була алган педагог. 30 елдан артыкбалаларга белем биргән. Шушы гомер эчендә тормышның ачысын-төчесен күп күргән ул.
Әлбәттә, авыр елларда яшәве, юлсыз заманнарда бозлы суга билдән чумып йөрүләре, 12 шәр
чакрым басулардан эшкә барулары, көнне төнгә ялгап алны-ялны белми хезмәттә булулары эзсезузмаган. Сызлана, авыргалый ул. Әмма бер генә дә “Авырыйм,” – дип ятканын күрмәссең. Гомеребуена күпме чигү чиккән, тегү теккән, бәйләгән ул.
Бүген тормыш ямен, дөнья гамен тоеп, барча туганнар белән аралашып, гомер кичерә ул.
“Инде, Ходаем, безнең балаларыбыз, без күргәннәрне күрмәсеннәр иде. Оныкларыбыз яхшы
мәктәпләрнең кадерен белеп, укытучыларын хөрмәт итеп яшәсеннәр иде. Аларга бәхетләр,
тәүфыйклар телим”, -ди ул.